Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Мөслим укытучысы Мәскәү форумында катнашты

Форум Россиянең 89 төбәгеннән һәм дус илләрдән 1000 педагогны берләштерде

 

1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр Мәскәү шәһәренең "Россия" милли үзәгендә "Зур укытучылар атнасы"ның төп чараларыннан берсе - Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы булып узды.

Форум Россиянең 89 төбәгеннән һәм дус илләрдән 1000 педагогны берләштерде. Татарстан Республикасын әлеге чарада Казан, Мөслим, Лениногорск, Питрәч, Нурлат, Алабуга һәм Лаеш районнарыннан 15 педагог тәкъдим итте.

Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Фәһәметдин кызы Бариева, сайлап алу бәйгесен үткәннән соң, ТР делегациясе составында катнашу хокукына ия булды.

Чара белем бирү, дискуссия һәм мәдәни программалардан торды.
Төп темалар арасында патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия; тарих буенча мәгърифәт; укытучының илнең фәнни һәм технологик суверенитетына керткән өлеше; ата-аналар белән хезмәттәшлек һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыру кебек темалар бар иде.

Фотолар һәм видео - Ләйсән Бариеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев