Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Мөслим укытучылары – Татарстанның иң яхшылары рәтендә!

Казанда «Ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия һөнәри педагогик осталык конкурсының республика этабына нәтиҗә ясалды

Районыбыз педагоглары бу зур бәйгедә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең инглиз теле һәм география укытучысы Әдилә Гәрәева «Педагогик дебют – 2026» конкурсы лауреаты булды һәм Татарстанның иң яхшы 5 яшь укытучысы исемлегенә керде.

Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариева конкурсның республика этабы финалисты булды һәм «Методик культура эталоны» номинациясендә җиңү яулады.

Хөрмәтле укытучыларыбызны зур казанышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез, алга таба да уңышлар телибез!

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев