Мөслим районында беренче тапкыр нард уены буенча мәктәп лигасы узды
Мәктәптән тыш эшләр үзәге нард уены буенча яңа сезон башлап җибәрде.
Март аеннан башлап, мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Андрей Митрофанов район үзәге мәктәпләрендә белем алучы укучыларга нард уены нечкәлекләрен өйрәтә.
Шушы вакыт эчендә остаханәләр өч мәктәптә узды: Мөслим лицеенда, Мөслим гимназиясендә, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә.
Алдагы айларда үзәк хезмәткәрләре мәктәп турнирлары үткәрде, ә финалда һәр мәктәптән иң көчле 5 укучы нард уеннары буенча буенча мәктәп лигасы чемпионы исеме өчен көрәште.
Турнир йомгаклары:
1 урын — Булат Нәбиев (Мөслим лицее)
2 урын — Рүзәл Шәрифуллин (Мөслим гимназиясе)
3 урын — Кәрим Шәймарданов (Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе)
Барлык катнашучылар да катнашу сертификатлары һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Җиңүче һәм призерлар дипломнар, медальләр һәм «Лайк» кафесына сертификат белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә истәлеккә кубок та бирелде.
Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев