Мөслим районы укучылары татар теле республика олимпиадасында югары нәтиҗәләр күрсәтте
Олимпиадада Мөслим районы мәктәпләре катнашты
Рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән узган республика олимпиадасында Мөслим лицееның 5 сыйныф укучысы Семенов Артем (укытучысы - Чулпан Ситдыйкова), 7 сыйныф укучылары Риана Нурисламова, Никита Николаев (укытучылары - Ләйсән Сафина), Тат. Шуран төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Валерия Виноградова (укытучысы - Ләйсән Вилданова), Мөслим гимназиясенең 6, 8 сыйныф укучылары Руслан Семенов, Ирина Асманова (укытучылары - Гөлнара Ямалова), Мөслим лицееның 10 сыйныф укучысы Светлана Мкртчян (укытучысы - Алсу Латыйпова) призер, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Азалия Адылова җиңүче (укытучысы - Гөлшан Мәүлиева) булдылар.
Фото - район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев