Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Мөслим районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды

Бәйрәмдә әти-әниләр, ветеран укытучылар да кадерле кунаклар булды

Быел районыбыз мәктәпләрендә 11 сыйныфны – 55, 9 сыйныфны 255 укучы тәмамлый. Тантаналы линейкаларда чыгарылыш сыйныф укучыларын ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов тәбрикләде. Бәйрәмдә әти-әниләр, ветеран укытучылар да кадерле кунаклар булды.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина укучыларга ихлас теләкләрен җиткереп, мәктәп елларының һәркем өчен кадерле чор булуын билгеләп үтте. Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов сүзләренчә, быел 9 укучы “Ел укучысы”, 6 бала “Гимназиянең алтын запасы” титулына лаек булган.

Тантаналы линейкаларда һәр мәктәпнең район мәгарифе тарихында калган укучылар хөрмәтләнде. Спортта, мәдәният өлкәсендә, фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларга район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды. 61 төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадасы җиңүләрен һәм призлы урыннарның 12ен – гимназиядә, 14е – Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә, 35сын Мөслим лицеенда белем алучы укучылар бирде. Араларында ике һәм аннан да күбрәк предмет буенча фән олимпиадаларында югары күрсәткечләргә ирешкән укучылар бар.

Бәйрәм кысаларында “Балачак навигаторы” проектының “Киләчәк самолеты” акциясе дә узды.

Соңгы кыңгырау чыңы, саубуллашу вальсы, күккә очырылган шарлар — мәктәп еллары белән хушлашуның иң дулкынландыргыч мизгелләре булып күңелләрдә сакланыр. Егет-кызларны алда яңа юллар, зур өметләр һәм мөстәкыйль тормыш көтә. Ак юл сезгә, чыгарылыш укучылары! 

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев