Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Мөслим мөгаллимнәре - һөнәри бәйгедә!

16–23 март көннәрендә республикада «Россиянең Ел укытучысы» бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы уза

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматка караганда, төбәк этабында зона этабы җиңүчеләре 62 педагог катнаша. Конкурс сынаулары «Адымнар» полилингваль комплексында һәм 179 нчы номерлы гимназиядә узачак.

Катнашучыларның эшләрен Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы вәкилләре, профсоюз оешмалары әгъзалары, укытучылар һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре, узган еллар җиңүчеләре, һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре һәм Мәгарифне үстерү институты белгечләреннән торган компетентлы жюри бәяли.

Бәйгенең әлеге этабында Мөслим районы укытучылары да катнаша. Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариевага һәм Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең "Педагогик дебют" номинациясендә катнашучы география һәм инглиз теле укытучысы Адилә Гәрәевага иң дәрәҗәле һөнәр бәйгесендә чиксез иҗат, күп позитив, өзлексез эзләнүләр һәм талантлы педагоглар берлегендә яңа ачышлар телибез.

Россия халыклары бердәмлеге, хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында узучы һөнәри осталык бәйгеләре безгә һәр укытучының тарихи хәтерне саклауда, буыннар дәвамчанлыгын һәм традицияләрне тапшыруда нинди мөһим роль уйнавын искәртә. Бүгенге укытучылар да, илебез патриотларын тәрбияләп, бу миссияне лаеклы дәвам итә. Бу — «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектының төп бурычларының берсе, ул "Яшьләр һәм балалар" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Фотолар - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән һәм Ләйсән Бариеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев