Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Мөслим мәктәпләрендә бүген Соңгы кыңгырау бәйрәме бара

Бүгенге бәйрәм бигрәк тә 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен тантаналы һәм дулкынландыргыч мизгелләр бүләк итә

Бу минутларда Мөслим районының барлык мәктәпләрендә шатлыклы һәм бераз моңсу да булган бәйрәм – Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза Укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен әлеге бәйрәм — уку елының матур тәмамлануы, яңа тормыш баскычына беренче адымнар һәм яңа җиңүләргә юл салу булып тора.

Кыңгырауның соңгы чыңлары астында чәчәк бәйләмнәре, рәхмәт сүзләре һәм җылы теләкләр яңгырый. Бүгенге бәйрәм бигрәк тә 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен тантаналы һәм дулкынландыргыч мизгелләр бүләк итә. Имтиханнар тәмамлангач күп укучылар яңа тормыш юлына – һөнәр сайлау юлына аяк басачак. Бәхетле һәм имин юллар сезгә кадерле укучылар!

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев