Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Мөслим лицеенда «Батырлык дәресе» узды

Мөслим лицееның чыгарылыш укучысы булган Рүзәл Зәйнетдинов белән «Батырлык дәресе» уздырылды

Лицейның 9–11 сыйныф укучылары өчен махсус хәрби операциядә катнашкан, Мөслим лицееның чыгарылыш укучысы булган Рүзәл Зәйнетдинов белән «Батырлык дәресе» уздырылды.

"Рүзәл үзенең махсус хәрби операциядәге хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашып, үзе узган сынаулар турында сөйләде. Аңа авырлыкларны җиңәргә, иң катлаулы хәлләрдә дә исән калырга дуслык һәм ир-егетләргә хас ныклык, бердәмлек ярдәм иткәнен билгеләп үтте. Лицей укучылары МХОдә катнашучы якыннары турында сөйләделәр, батырга сораулар бирә алдылар", - дип хәбәр итәләрп Мөслим лицееннан.

Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Рүзәл Зәйнетдинов Изге Георгий орденының IV дәрәҗә «Георгий тәресе» билгесе, «Батырлык өчен» медале, «Хәрби батырлыклар өчен» медале, II дәрәҗә «За воинскую доблесть» медале белән бүләкләнгән.

Фотолар - Мөслим лицееннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев