Мөслим лицеенда «1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне» темасына очрашу узды
Сыйныф сәгате ахырында укучылар үз сорауларына җаваплар алдылар, авыруны үз вакытында ачыклауның мөһимлеге һәм саклык чаралары турында сөйләштеләр
Кичә, СПИД һәм наркомания профилактикасы декадасы кысаларында, Мөслим лицееның 7нче сыйныф укучылары өчен терапевт-табиб Альбина Исламова белән "1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне" темасына очрашу узды.
Альбина Альбертовна укучыларга бу глобаль авыруның кешелек яшәеше өчен нинди куркыныч тудыруы, аның таралу масштабы, йогу юллары турында сөйләде.
Сыйныф сәгате ахырында укучылар үз сорауларына җаваплар алдылар, авыруны үз вакытында ачыклауның мөһимлеге һәм саклык чаралары турында сөйләштеләр.
Фото – Мөслим лицее архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев