Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Мәктәп укучылары фәнни тикшеренү белән шөгыльләнә

Укучылар белән эшне оештыру өчен тикшерү комплектлары алдылар

«Авыл хуҗалыгы өчен гражданлык фәне һәм генетик технологияләр» фәнни-тикшеренү программасы 2025–2027 елларда Россия Федарациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсенә караган Химик биология һәм фундаменталь медицина институты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Мөслим гимназиясенең биология укытучысы Ләйсән Бариева, Россия буенча сайлап алынган 100 укытучы исемлегенә керде һәм шуның нәтиҗәдә укучылар белән алга таба эш оештыру өчен фәнни-тикшеренү җыелмаларына лаек булды.

«Азык өстәмәләре өчен микроорганизмнарны эзләү» темасы буенча мәктәптә ике ай дәвамында 10б сыйныфы укучыларыннан торган төркем эшләде. Проектта катнашучы Илзирә Зиннурова, Булат Бәдретдинов, Гөлинә Садыйкова, Әминә Салихова, Рушат Дәүләтшин «Авыл хуҗалыгы өчен гражданлык фәне һәм генетик технологияләр» курсы буенча белем дә алдылар.

"Эш нәтиҗәләре буенча югары активлык күрсәткән микроорганизм штаммнары алга таба өйрәнү өчен Новосибирск шәһәрендәге Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлекчәсенә караган Химик биология һәм фундаменталь медицина институтына җибәрелде. Проект эше шулай ук укучылар тарафыннан йомгаклау конференциясе кысаларында тәкъдим ителде", - дип хәбәр итәләр Мөслим гимназиясеннән.

Фотолар - Мөслим гимназиясеннән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев