Мөслим гимназиясендә экологик тәрбия: «Чатыр Тау» заказнигы җитәкчесе рәхмәт хаты тапшырды
Эльвира Ермолаевага, Ләйсән Мортазинага, «Экодоблесть» экологик отряды җитәкчесе Ләйсән Бариевага Рәхмәт хатлары тапшырылды
Май аенда хәзерге 3а, 3б, 4а сыйныф укучыларының, «Экодоблесть» экологик отрядының эшләре халыкара «Парклар маршы – 2025» акциясе кысаларында үткәрелгән табигатьне саклау чаралары буенча «Без дөньяны чистартабыз» исемле республика конкурсына тәкъдим ителгән иде.
Мөслим гимназиясенә төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Чатыр Тау» дәүләт табигый заказнигы җитәкчесе Илнур Сәрвәров килде һәм һәр сыйныф коллективына, аларның җитәкчеләре Эльвира Ермолаевага, Ләйсән Мортазинага, "Экодоблесть" экологик отряды җитәкчесе Ләйсән Бариевага Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бу сыйныфлар — экологик чараларда иң актив катнашучылар!
Фотолар - Мөслим гимназиясе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев