Мөслим гимназиясе укучысы Әмир Дәүләтшин физикадан да 100 балл җыйды
Ул моңа кадәр математика буенча ирешкән максималь уңышын кабатлады
Мөслим районы өчен тагын бер сөенечле яңалык! Бүген бердәм дәүләт имтиханының физика фәне буенча нәтиҗәләре билгеле булды. Мөслим гимназиясе укучысы Әмир Дәүләтшин әлеге фәннән дә максималь нәтиҗә күрсәтеп, 100 балл җыйды.
Шунысы аеруча игътибарга лаек: берничә көн элек кенә Әмирнең математика буенча бердәм дәүләт имтиханын да 100 баллга тапшыруы билгеле булган иде. Шулай итеп, чыгарылыш укучысы ике фән буенча иң югары нәтиҗәгә иреште.
Бу зур казаныш – укучының тырыш хезмәте, максатчанлыгы һәм ныклы белемгә омтылышы нәтиҗәсе. Әлеге уңышка ирешүдә аны физика фәненә өйрәткән укытучысы Ринат Әгъләмовның, шулай ук әти-әнисенең һәм мәктәп коллективының да өлеше зур.
Әмир Дәүләтшинны һәм аның остазын чын күңелдән котлыйбыз! Аларга алга таба да яңадан-яңа уңышлар, зур җиңүләр һәм куелган максатларга ирешүләр телибез.
Фото: Әмир Дәүләтшинның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев