Мөслим гимназиясе активистлары – бәйге җиңүчеләре!
Мөслим гимназиясендәге «Алдынгылар хәрәкәте»нең башлангыч бүлеге (остазлары – Равилә Шәрифуллина) «Алдынгылар казанышлары» бәйгесендә җиңү яулады
Бу – мәктәп тормышын кызыклырак итү өчен яңа идеяләр тәкъдим иткән һәм аларны бергәләп тормышка ашырган укучыларның уртак уңышы.
Активистларга тантаналы рәвештә «Алдынгылар хәрәкәте» символикасы төшерелгән баннер һәм футболкалар тапшырылды.
Активистларны җиңүләре белән котлыйбыз! Алда кызыклы чаралар, яңа проектлар һәм җиңүләр күп булсын!
Фото – Мөслим гимназиясеннән.
Нет комментариев