Мөслим гимназиясе 1 миллион сумлык грант отты!
Мөслим гимназиясе «Мәктәптә физик-химик алгарыш» грант бәйгесендә «Физика һәм химия буенча укучыларның югары нәтиҗәләре өчен» номинациясендә җиңү яулады
Бу уңыш нигезендә укучыларның бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә күрсәткән нәтиҗәләре тора. Гимназиядә физика, химия һәм биология фәннәре тирәнтен өйрәнелә. Укучылар дәрестә алган белемнәрен заманча лабораторияләрдә тәҗрибәләр үткәреп ныгыта.
Бу юнәлештә укучылар белән химия укытучысы Венера Семенова, биология укытучысы Ләйсән Бариева һәм физика укытучысы Ринат Әгъләмов эшли.
Грант акчасына гимназия лабораторияләрен яңартырга, яңа приборлар сатып алырга һәм фәнни тикшеренүләр алып баручы укучылар төркемнәренә өстәмә ярдәм күрсәтергә мөмкин булачак.
Фото – Мөслим гимназиясеннән.
Нет комментариев