Математиклар конференциясе
Лицей базасында район математика укытучылары һәм укучылар катнашында «Нестандартные методы решения задач ГИА по математике» темасы астында конференция үтте
Анда Тукай мәктәбеннән 4 укучы катнашып, бик матур чыгышлар ясалды һәм укучыларның эшләре уңай бәяләнде.
9а сыйныфы укучысы Ләйлә Баһауова, практик - ориентир юнәлешендәге мәсьәләләрне чишүдә стандарт булмаган формулалар куллану методы белән уртаклашты. Комиссия членнары сорауларына төпле җавап бирүе, материалны ныклы белүе белән аерылып торды.
11 нче сыйныф укучысы Баһауова Динә, база дәрәҗәсендәге имтихан мәсьәләләрен чишүнең, стандарт булмаган юлларын тәкъдим итте. Чыгышының тулы, үзенчәлекле булуы белән җәлеп итте.
8г сыйныфы кызлары Зәрина Вәлиева һәм Милана Сахабутдинова күппочмакларның мәйданын исәпләүнең төрле ысулларын тасвирлап чыгыш ясадылар. Шушы чыгышлары аркылы, үзләренең кечкенә класслардан ук ТДИ га әзерлек дәрәҗәсенең югарылыгын исбатладылар.
Нәтиҗәләр дә куанычлы: Ләйлә Баһауова -1нче, Динә Баһауова - 2нче, Милана Сахабутдинова белән Зәрина Вәлиева - 3нче урыннарга лаек булдылар. Укытучылары: С.З. Шигаепова, Э.П. Хазиева, Р.Д. Мухаметова.
Фото – Мөслим урта мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев