Көзге мәрхәмәтлелек ярминкәсе
Быелгы көз муллыгы белән таң калдырды. Бакчада барлык яшелчәләр, җиләк-җимешләр зур уңыш бирде. Базлар көз нигъмәтләре белән тулды, базга сыймаганы киптерелде, туңдыргычларга тутырылды. Үзебездән артканын туган-тумачага, күршеләргә дә өләштек, статусларга куя-куя саттык
Мөслим лицеенда көзге ярминкә игълан ителү белән әти-әниләр әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Көзге бакчада нәрсә бар - барысы да ярминкәгә кирәкле булып чыкты. Элекке еллардан аермалы буларак, ярминкәнең лицей ишегалдында оештырылуы фантазиягә бай әти-әниләргә бигрәк тә ошады. Болай да ризыктан сыгылып торган мул өстәлләр көзге букетлар, яшелчәләрдән композицияләр белән берсеннән-берсе матуррак, зәвыклырак итеп бизәлде. Сату итәргә чыккан әниләр көз кызлары костюмнарын киеп куйгач, лицей ишегалды күз явын алырлык көзге бәйрәм мохитен алды. Бераздан бу әкияти матурлыкка дәртле көйләр дә кушылды: укучылар катнашында бәйрәм концерты башланып китте. Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина, ярминкәне ачып, катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Алып баручыларыбыз Әмир Ногманов белән Сөмбел Кадыйрова артистларыбызны бер-бер артлы сәхнәгә чакыра тордылар. “Тылсым” ансамбле кызлары, Илвина Сәйфиева, Илвир Сәйфиев, Зәйнәп Әхмәдуллина, Илвина Муллагалиева, Диләрә Хәсәнова, Зәйнәп Галиева тамашачыларга матур җырларын бүләк иттеләр. Илвина Хаҗиева Рүзәл Минһаҗевның шигырен укыды, 1 сыйныф укучысы Нурзат Баянов баянда “Катюша” көен башкарды. Музыка операторы Илзир Гәрәев - үз эшенең остасы: ярминкәнең музыкаль бизәлешен ул тәэмин итте. Базарда сатучылар гына түгел, сатып алучылар да була. Бервакыт лицей ишегалды нәкъ менә базарны хәтерләтә башлады. Дәресләр бетүгә укучылар тәм-томнар тезелгән өстәлләр янына агыла башладылар. Укучылар, әти-әниләр, үтеп баручылар белән тулы мәктәп ишегалды гөж килде. Кибеттән сатып алынган ризык бөтенләй юк дисәң дә була, өйдә пешкән печенье, кекс, пицца, коймаклар алынып беткәннән соң, укучылар кулында кипкән мәтрүшкә, кабак, алма,балан, как, бал кебек әйберләр дә күренә башлады. “Әнигә алып кайтам!” - диләр. Ярминкәдән өйгә күчтәнәч белән кайтасылары килә балаларның.
Табигатьтә әбиләр чуагы. Кояш нурларыннан күзләр чагыла, көзнең иң матур, иң мәрхәмәтле чагы. Лицей ишегалдында үскән чәчәкләр күбәләктәй тибрәләләр, каен яфраклары очып-очып җиргә куналар, өрәңгенең сап-сары яфраклары "иң матур чагыбыз, карап калыгыз", дигәндәй сак кына чайкалып алалар. Рәхәт һәм җылы. Ярминкә дә шулай рәхәт һәм җылы булды. Әти-әниләрнең бергәләп оста итеп өстәл корулары, яңадан шаярышып әйбер сатулары, балаларның чыр-чу килеп шул өстәлләр янында бөтерелүләре балачак бәйрәмен хәтерләтте. Ахырдан, бер-беребезгә рәхмәт әйтеп, киләсе елларда да шулай очрашырбыз, мондый көзге байлык ярминкәләрен традициягә әверелдерербез, дип таралыштык. Ярминкәнең болай үзенчәлекле итеп уздырылуының сәбәбе нәрсәдә соң? 2025 елның май аенда Мөслим лицее хәрби-патриотик юнәлештәге проекты белән “Белем” Россия берләшмәсе грантын отты. Шул грант кысаларында Мөслим лицеенда уку елы башыннан ук матур чаралар планлаштырылды. “Көзге мәрхәмәтлелек ярминкәсе” - шуларның берсе. Ярминкәнең максаты - махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү. Бу изге эшкә бергәләшеп кушылган әти-әниләр комитетларына, үз өлешләрен керткән һәр гаиләгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Күмәк эш таулар күчерә. Мәктәп белән әти-әниләр берләшеп эшләгәндә, зур максатларга ирешергә була. Теләгебез уртак бит - балаларыбызга матур тәрбия биреп, аларны белемле, яхшы кешеләр итеп үстерү. Мондый чаралар уртак тел табарга, класс җитәкчесе белән бергә җитәкләшеп эшләргә ярдәм итә дә инде. Матур эшләребез дәвамлы булсын дип кенә телисе кала.
Ләйсән Яхина. Мөслим лицееның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев