Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча ата‑аналар университеты узды

Университетта яшүсмерләрнең иминлеге һәм тәрбиясе белән бәйле төп мәсьәләләр каралды

Мөслим районында «Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау» темасына чираттан тыш ата-аналар университеты узды.

Чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисенең урынбасары Марина Бәдретдинова, район прокуроры урынбасары Илвир Бахтиев, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айрат Вахитов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина катнашты.

Университетта яшүсмерләрнең иминлеге һәм тәрбиясе белән бәйле төп мәсьәләләр каралды. Аерым игътибар террорчылык һәм экстремистик эшчәнлектә катнашу өчен җаваплылык, мәктәп территориясенә тыелган предметларны алып килү һәм моның мөмкин булган куркыныч нәтиҗәләре, үзара ихтирамлы булу кебек темаларга бирелде.

Рәмилә Сәләмова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев