Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Кичә Г.Тукай ис.Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә район татар теле укытучылары семинары узды

Семинар кысаларында укытучылар өчен мастер-класслар да оештырылды

Укытучылар Гөлшан Факиловна, Алиса Илфатовна, Резеда Закариевна, Гөлчәчәк Минсалиховна ачык дәресләр күрсәттеләр. Бик югары бәя алдылар.


«Мәктәбебезнең "Асылташ" балалар театры коллективы чыгышы семинарның иң матур мизгелләреннән берсе булды. "Сүнгән йолдызлар" дип исемләнгән спектакль тамашачыларны таң калдырды, елмайтты һәм елатты. Балаларның татар телендәге матур сөйләмнәре, милли киемнәре һәм сәхнәдәге осталыклары барысын да сокландырды.

Семинар кысаларында укытучылар өчен мастер-класслар да оештырылды. Иң тәҗрибәле педагогларыбызның берсе Гөлназ Фанисовна яңа методик алымнар, интерактив технологияләр белән уртаклашты. Кунаклар дәресләргә анализ ясадылар, фикер алыштылар.


Көннең икенче яртысында катнашучылар чәй өстәле артына җыелдылар. "Түгәрәк өстәл" утырышы узды. Анда татар теле укытучылары алдында торган проблемалар, яңа бурычлар турында сүз алып барылды. Киләчәктә татар телен саклау һәм үстерү юллары билгеләнде.


Семинар ахырында район мәгариф бүлеге методисты Нурания Азгамовна укытучыларга уңышлар теләде һәм татар телен үстерүгә зур өлеш керткән мәктәбебезнең татар теле укытучыларына, аларның әйдәп баручылары Синара Ягъфаровнага зур рәхмәт әйтте», – дип хәбәр ителә Мөслим урта мәктәбеннән. 

Фото – Мөслим урта мәктәбе архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев