Кичә, Габдулла Тукай исемендәге Халыкара сәнгатьле сөйләм бәйгесенең беренче этабы узды
Конкурс бөтен республикадан һәм чит төбәкләрдән дә сәләтле яшьләрне берләштерде
Аның максаты – туган телнең гүзәллеген, байлыгын һәм моңын саклау, үстерү, шулай ук Габдулла Тукайның мәңгелек мирасын популярлаштыру.
Бәйгенең әлеге этабында Мөслим лицееннан Камилә Галиева (җитәкчесе - Ләйсән Сафина), гимназиядән Нәзилә Мадьярова, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән Ислам Нуруллин (җитәкчесе - Гөлшан Мәүлиева) икенче турга узды.
"Ислам үзенчәлекле таланты, шигырьне аңлап, йөрәк түреннән чыккан моңлы итеп сөйләү сәләте белән жюри әгъзаларын да, тамамашачыларны да таң калдырды. Аның чыгышын һәр сүзне аерып, аһәңле итеп яңгырашлы итеп бирүе, образны ачу осталыгы югары бәяләнде", - дип хәбәр итәләр Мөслим урта мәктәбеннән.
Гүзәл Галиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев