Казан шәһәрендә республика олимпиадалары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
Тантанада Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Алинә Шакирова һәм аның остазы Чулпан Әхмәтшина катнашты
28 майда Казанның Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе университетында Татарстан Республикасы олимпиадалары җиңүчеләре, Россиякүләм предмет олимпиадалары призерлары һәм аларның остазлары хөрмәтләнде.
Тантанада Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Алинә Шакирова һәм аның остазы Чулпан Әхмәтшина катнашты. Алинә татар теле һәм рус теле буенча республика олимпиадасы җиңүчесе буларак танылды.
Алинәгә һәм аның педагоглары Чулпан Ситдыйкова һәм Чулпан Әхмәтшинага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фото – Мөслим лицее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев