Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Казан дәүләт медицина университетында «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале узды

«Фестиваль программасы бай һәм мавыктыргыч әзерләнгән

Кичә Мөслим гимназиясенең медицина сыйныфларында белем алучы укучылар Казан дәүләт медицина университетында экскурсиядә булдылар. Анда "Ак халатлы фәрештәләр" фестивале узды. Чара биология укытучысы Ләйсән Бариева һәм химия укытучысы Венера Семёнова җитәкчелегендә үтте.

"Фестиваль программасы бай һәм мавыктыргыч әзерләнгән.

Нормаль анатомия кафедрасы презентациясендә укучылар кеше организмы төзелешен өйрәнделәр, Анатомия театрында булдылар. Музейда кешенең туганнан алып гомер ахырына кадәр үсешен чагылдырган күргәзмәләр белән таныштылар. Экспонатлар арасында скелетлар, баш сөякләре, кисемдә күрсәтелгән эчке әгъзалар, төрле мускуллар һәм нервлар бар иде.

Нормаль физиология кафедрасы презентациясе вакытында булачак табиблар тере системаларның эшләү принциплары турында белделәр.

"Табиб һөнәренә юл" психологик мотивацион уенында укучылар үзләрен табиб ролендә сынап карадылар һәм сайлаган һөнәрнең әһәмиятен тагын да ныграк аңладылар.

Бу фестиваль укучылар өчен медицина белеме турында күбрәк белү мөмкинлеге генә түгел, ә һөнәри үзбилгеләнү юлында мөһим адым да булды. Алар киләчәктә чын белгечләр — ак халатлы фәрештәләр булырга ярдәм итәчәк уникаль тәҗрибә алдылар", - дип хәбәр итә безгә Ләйсән Бариева.

Ләйсән Бариева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев