Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Карандаш зур хыялларга илтә

Балалар сәнгать мәктәбендә сынлы сәнгать бүлеген тәмамлаучы укучылар Даян Исмәгыйлев һәм Диана Сабитованың иҗат эшләре күргәзмәсе оештырылды

Гади карандаш ярдәмендә тудырылган рәсемнәр арасында перспектива, геометрик композицияләр, гипс портретлар һәм сыннар — барысы да югары дәрәҗәдә башкарылган.

Әлеге эшләр — озак еллар тырыш хезмәт, сабырлык һәм иҗат җимеше. Укучыларның остазы — югары квалификация категорияле укытучы Ибраһимов Илшат Вагыйз улы.

Бәлки нәкъ менә бүген без киләчәктә танылган рәссам, архитектор, дизайнерларның тәүге адымнарын күрәбездер?

Даян белән Дианага алдагы имтиханнарда уңышлар, зур иҗади җиңүләр телибез!

Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев