Илсур Һадиуллин югары уку йортларына кабул итү кампаниясендәге яңалыклар турында сөйләде
Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды
Быел абитуриентлар өчен яңа кабул итү кагыйдәләре гамәлгә керде. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләде.
Документлар тапшыру тәртибе үзгәрде.
Хәзер абитуриентлар югары уку йортларына документларны кабул итү комиссиясенең шәхси кабинеты аша тапшыра алмый. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга, шулай ук документларны шәхсән кабул итү комиссиясенә илтергә яки почта аша җибәрергә мөмкин.
Колледж һәм техникум чыгарылыш студентлары өчен яңалык.
Урта һөнәри белем алган чыгарылышлар вузның эчке имтиханнары нигезендә үзләренең белгечлек профиленә туры килгән юнәлешләргә генә укырга керә алачак. Башка белгечлекләрне сайлаганда Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләре кирәк булачак.
Максатчан укыту буенча үзгәрешләр.
Максатчан урыннар хәзер конкрет заказ бирүчеләргә беркетелә, шул ук вакытта уку формасы һәм белем бирү программасы да күрсәтелә. Заказ бирүчеләр тәкъдимнәрен «Россиядә эш» платформасында урнаштыра, ә аларга Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән теләгән кеше мөрәҗәгать итә ала. Быел республика вузларында 2,6 меңнән артык максатчан урын билгеләнгән, бу бюджет урыннарының 11 процентын тәшкил итә.
Керү сынауларындагы үзгәрешләр.
2026–2027 уку елыннан инженерлык юнәлешләренең бер өлешенә укырга керү өчен физика буенча БДИ нәтиҗәләре мәҗбүри булачак. Элегрәк абитуриентлар математика белән физика арасында сайлый ала иде.
Шулай ук 21 гуманитар юнәлеш буенча югары уку йортлары мәҗбүри керү имтиханы итеп тарих яки җәмгыять белеме буенча БДИны сайлау мөмкинлеген билгели алачак.
Педагоглар әзерләүдә дә яңалыклар көтелә.
2027–2028 уку елыннан булачак укытучылар үзләре киләчәктә укытачак фән буенча имтихан тапшырачак. Бу үзгәреш педагогик белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Татарстанда 2026–2027 уку елына студентлар кабул итүне 45 югары уку йорты, шул исәптән 28 дәүләт вузы алып бара.
Фото – Татар-информ
Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев