Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Яңа уку елыннан беренче сыйныф укучыларына өй эше бирелмәячәк

РИА Новости агентлыгы танышкан Мәгариф министрлыгы хатында шулай диелә

Россия мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары киләсе уку елы башыннан өй эше алмаячак. РИА Новости агентлыгы танышкан Мәгариф министрлыгы хатында шулай диелә.

Документта әйтелгәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы боерыгы беренче сыйныфта өй эшләреннән башка укуны гамәлгә кертә. Шул ук вакытта, элек барлык предметлар буенча өй эшләрен башкаруның суммар вакытын бер сәгать белән чикләгән норма таләпләрдән төшереп калдырылган.

Элегрәк мәгариф министры Сергей Кравцов 2027 елның 1 сентябреннән өлкән сыйныфлар өчен яңа белем бирү стандарты үз көченә керәчәк дип хәбәр иткән иде. Ул укыту программасында үзгәрешләр кертүне күздә тота: укучылар барлык фәннәрне база дәрәҗәсендә генә өйрәнә алачак. Моңа кадәр ике фәнне тирәнтен өйрәнү мәҗбүри иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев