Яңа уку елын каршылап
Бу көннәрдә мәктәпләр һәм балалар бакчалары яңа уку елына әзерләнә.
Август аенда мәктәпләр һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген бәяләү буенча комиссия эшли. 19-20 август көннәрендә әлеге комиссия мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында булды.
– Район Башкарма комитетының “Гомуми белем бирү учреждениеләренең 2025-2026 уку елына әзерлеге турында”гы 376 санлы карары нигезендә ике көн дәвамында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында комиссия эшләде. Барлыгы 18 мәктәп һәм 11 балалар бакчасы каралды. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары әзерлегенә таләпләр төрле. Мәктәпләр әзерлеген тикшергәндә, мәктәп яны участогының торышы, эстетик бизәлеше һәм уңышлары, мәктәпнең һәм сыйныф бүлмәләренең эстетик бизәлеше, ашханә һәм ризык әзерләү блогының чисталыгы, җиһазлар белән тәэмин ителеше һәм башка шундый таләпләргә игътибар бирелде. Уку елына бик яхшы әзерләнүчеләр бар. Мәсәлән, балалар бакчалары арасында район үзәгендәге “Кояшкай”, “Күбәләк”, “Миләшкәй” балалар бакчалары яңа уку елына яхшы әзерлек белән килә. Авыл бакчалары арасында Иске Карамалының “Кояшкай”, Шуганка һәм Ташлыяр балалар бакчаларының әзерлеге яхшы дип бәяләнде. Мәктәпләр арасында Мөслим лицеен, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбен бик яхшы әзерлеле дип билгеләп үтәргә кирәк. Авыл мәктәпләре арасында Михайловка, Күбәк һәм Тат. Бүләр урта мәктәпләре яңа уку елын яхшы әзерлек белән каршы ала. Шул ук вакытта финанс мөмкинлеге җитмичә яки игътибарсызлык нәтиҗәсендә йомшаграк әзерләнүче коллективлар да юк түгел. Югары бәя алган мәктәп һәм балалар бакчалары укытучыларның район конференциясендә билгеләп үтеләчәк, – диде комиссия рәисе урынбасары Расыйл Фәттахов.
Комиссия мәгариф учреждениеләренең ягулык сезонына әзерлеген дә карады. Барлыгы 24 котельный тикшерелде.
Фото: район мәгариф идарәсе
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2025 ел 22 август санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев