Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

«Һөнәргә беренче адымнар» муниципаль проекты үз эшчәнлеген башлап җибәрде

Проект барышында Мөслим лицееның 8 сыйныф укучылары өч көн дәвамында Мөслим политехник техникумында төп дәресләре белән беррәттән гамәли күнекмәләр алдылар

2023 елдан башлап, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республикабызда 2030 елга кадәр профиль алды һәм профильле укыту системасын үстерү, хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган профессияләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча “Уңыш (Успех)” концепциясе тормышка ашырыла. Әлеге концепция кысаларында "Һөнәргә беренче адымнар" муниципаль проекты үз эшчәнлеген башлап җибәрде. 

Проект барышында Мөслим лицееның 8 сыйныф укучылары өч көн дәвамында Мөслим политехник техникумында төп дәресләре белән беррәттән гамәли күнекмәләр алдылар, үзләрен эретеп ябыштыручы, пешекче-кондитер, шофер, слесарь буларак сынап карадылар.

Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрдә аларга карата кызыксыну уяту, яңа технологияләрне үзләштерү, предприятиеләр өчен таләп ителгән һөнәрләрне үстерү менә шундый гамәли дәресләр ярдәмендә нәтиҗәлерәк булачак.

Гөлназ Җәлилова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев