«Гаҗәеп вожатый – 2026» Республикакүләм отряд вожатыйлары конкурсының муниципаль этабы узды
Муниципаль этапта ТР Мөслим районының гомуми белем бирү учреждениеләреннән 10 отряд вожатые катнашты
5 февраль көнне МБУ «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»ндә «Гаҗәеп вожатый – 2026» Республикакүләм отряд вожатыйлары конкурсының муниципаль этабы узды.
Муниципаль этапта ТР Мөслим районының гомуми белем бирү учреждениеләреннән 10 отряд вожатые катнашты.
Конкурсның максаты – отряд вожатыйлары эшчәнлеген активлаштыру, заманча мәктәптә балалар хәрәкәте турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, вожатыйларның абруен күтәрү, балалар иҗтимагый берләшмәләре лидерларын дәртләндерү.
Республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче булып Әмәкәй төп гомуми урта мәктәбе укучысы Айдан Шамс, җитәкчесе Гөлназ Бадретдинова. Шулай ук калган катнашучылар да бүләксез калмады, барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.
Фото – Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев