Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

Физика һәм химия укытучылары өчен 345 мең сумга кадәр акчалата премияләр булдырылды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Татарстанда белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүче физика һәм химия укытучылары өчен 345 мең сумга кадәр акчалата премияләр гамәлгә кертелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.

Премияне алуга Татарстанның дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрендә эшләүче физика, химия укытучылары дәгъва итә ала. Конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру бурычы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән.

Өч номинация каралган:

- «Физика – химия укытучысы» - 345 мең сумлык 100 премия;
- «Физика – химия профильле яшь укытучы» - 288 мең сумлык 100 премия;
- «Мәктәптә дә эшләүче физика-химия профильле югары уку йорты укытучысы» - 230 мең сумлык 20 премия.

Түләүне алуның төп шарты конкурста сайлап алуда җиңү булса да, һәр номинация өчен өстәмә таләпләр каралган.

Аерым алганда, тәҗрибәле педагоглар беренче яки югары категориягә һәм биш елдан артык стажга ия булырга тиеш. Чыгарылыш сыйныф укучыларының кимендә 10 проценты профильле фәннәр буенча БДИны 80 һәм аннан да югарырак баллга тапшырырга тиеш. Шулай ук укучыларның олимпиадаларда катнашуы һәм профильле белемнәрне үстерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелүе дә исәпкә алына.

Яшь укытучылардан биш елга кадәр стаж һәм укучылар өчен елына кимендә ике профильле чара уздыру таләп ителә.

Үз чиратында премиягә дәгъва кылучы мәктәптә эшләүче югары уку йортлары мөгаллимнәренең гыйльми дәрәҗәсе һәм биш елдан артык стажы булырга тиеш. Аларның чыгарылыш укучыларының кимендә 5 проценты бердәм дәүләт имтиханында (80 балл һәм аннан да югарырак) һәм төп дәүләт имтиханында (бик яхшы) югары нәтиҗәләр күрсәтергә тиеш. Шулай ук балаларның олимпиадаларда катнашуы, педагогның елына ике профильле чара үткәрүе сорала.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-fizika-ham-ximiya-ukytucylary-ocen-premiyalar-buldyryldy-5925086

Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев