Фән олимпиадаларында актив катнаштылар
Мәгариф

Фән олимпиадаларында актив катнаштылар

Кичә 14 нче номерлы Лениногорск сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп базасында «Белем марафоны-2023» республика олимпиадасы узды.

Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары табигать белеме, математика, рус теле һәм татар теле буенча фән олимпиадаларында актив катнаштылар. 

"Сергей Львов (9 нчы сыйныф, укытучысы - Гөлия Садертдинова) математика буенча 2 нче урынны алды. Нина Байгузина (7 нче сыйныф, укытучысы - Илсөя Шәрипова) татар теле буенча 3 нче урынны яулады.

Педагог Гүзәл Хәлимова "Мин укытучы" номинациясендә җиңүче булды", - дип хәбәр итәләр интернат-мәктәптән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев