Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Динә Газымова юл хәрәкәте иминлеге бәйгесендә катнашты

Бәйгедә барысы 29 мең укучы катнашып, шуларның 2666 сы икенче этапка үтте

Баланлы төп мәктәбендә белем алган, бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 10 сыйныфында укуын дәвам итүче Динә Газымова юл хәрәкәте иминлеге буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Я - школьник" мобиль кушымтасы ярдәмендә үткәргән цифрлы бәйгедә җиңүче 10 укучы арасында бүләкләнде.

Бүләк тапшыру тантанасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында уздырылды. Бәйгедә барысы 29 мең укучы катнашып, шуларның 2666 сы икенче этапка үтте. Беренче этапта укучылар белемнәрен тест рәвешендә сынаса, икенче этапта катнашучылар бәйгегә видеороликлар ясап җибәрделәр. Динә иҗади эшен җитәкчесе Гүзәл Газымова белән бергә эшләгән.

Фотолар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан һәм Динә Газымованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев