Бүген Мөслим гимназиясендә семинар-стажировка узды
Чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде, мөгаллимнәрнең хезмәтенә югары бәя биреп, район укытучыларының эш нәтиҗәләре республика күрсәткечләренең уртача күрсәткечләреннән югарырак булуын билгеләп үтте
2024 елда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда төгәл фәннәрне популярлаштыру макатын күз алдында тоткан “Физика-математика алгарышы” исемле масштаблы проектка старт бирелгән иде. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иннополис Университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла. Әлеге проект кысаларында бүген Мөслим гимназиясендә районның биология, математика, физика һәм информатика укытучылары, мәктәп директорлары өчен КФУның Югары педагогик осталык мәктәбе җитәкчелеге һәм мөгаллимнәре катнашында семинар-стажировка узды.
Чарада катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде, мөгаллимнәрнең хезмәтенә югары бәя биреп, район укытучыларының эш нәтиҗәләре республика күрсәткечләренең уртача күрсәткечләреннән югарырак булуын билгеләп үтте.
КФУның Югары педагогик осталык мәктәбе директоры Рәис Шәйхелисламов мәктәптә функциональ грамоталылыкны үстерү, Мөслим укучыларының белем дәрәҗәсен халыкара дәрәҗәдә югары күтәрү бурычы ни дәрҗәдә хәл ителүен өйрәнү һәм укытучыларга методик ярдәм күрсәтергә килүләрен әйтте.
“Дәресләрдә табигый-фәнни һәм математик грамоталылыкны формалаштыру” дип исемләнгән әлеге чарада гимназия укытучылары Л.Бариева, З.Галимәрданова, Л.Фәхертдинова, Р.Әгъләмов, Л.Заялова, Л.Солтанова ачык дәресләр күрсәтте.
Семинарда катнашучыларга “Физика-математика алгарышы” проектын тормышка ашыруда дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру тәҗрибәсе дә тәкъдим ителде. “Гаҗәеп фән дөньясы” дип исемләнгән интерактив күргәзмәдә кызыклы биремнәр чишәргә, түгәрәкләр эшчәнлеге белән танышырга мөмкин иде. Соңыннан мөгаллимнәр дәресләргә анализ ясадылар, КФУның Югары педагогик осталык мәктәбе укытучылары методик киңәшләрен бирделәр.
Гөлназ Җәлилова репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев