Биш мәктәп предметы программасын 2027 елга яңартачаклар
Мәгариф

Биш мәктәп предметы программасын 2027 елга яңартачаклар

Бу хакта Максим Костенко хәбәр итте

Югары сыйныф укучылары 2027 елның 1 сентябреннән биш фәнне яңартылган практик юнәлешле программалар буенча өйрәнә башлаяча. Бу хакта РИА Новости агентлыгына В.С. Леднев исемендәге Укытуның эчтәлеге һәм методлары институты җитәкчесе, Россия Мәгариф министрлыгы эксперты Максим Костенко хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, урта гомуми белем стандарты кысаларында физика, химия, биология, математика һәм информатика программалары актуальләштерелгән. Әлеге дисциплиналарның эчтәлеге заманча фәнни казанышларга туры китерелгән, аларның практик өлеше көчәйтелгән.

Фото – Татар-информ 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев