Безнекеләр - финалда!
16–23 март көннәрендә районыбызның ике мөгаллиме иң дәрәҗәле һөнәри бәйгеләрнең берсе булган «Россиянең Ел укытучысы» бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында катнашу турында хәбәр биргән идек инде
Берничә төрле сынау үтүче укытучылар кичә ачык дәресләр күрсәтте, бүген педагогик темаларга әңгәмәдә катнашты. Конкурсның әлеге этабын уңышлы үтеп, Ләйсән Бариева - республикабызның иң көчле 15, Адилә Гәрәева иң яхшы 10 яшь белгеч арасында алдагы сынауларын дәвам итәчәк. Иртәгә алар осталык дәресе күрсәтә һәм блиц-сораштыруда катнаша.
Фото - Мөслим урта мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев