«Балачак навигаторлары» республика форумы узды
Пленар утырышта Мөслим лицееның директор киңәшчесе Ксения Нәбиева чыгыш ясады
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасының «Балачак навигаторлары» региональ ресурс үзәге «Балачак навигаторлары» республика форумы уздырды. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Форумда республиканың гомуми белем бирү һәм һөнәри уку йортларыннан 1200дән артык тәрбия эшләре буенча директорлар киңәшчеләре катнашты. Форум кысаларында узган пленар утырышта Мөслим лицееның директор киңәшчесе Ксения Нәбиева чыгыш ясады. Ул "Гаилә һәм мәктәп - ышаныч җепләре" муниципаль проекты, педагоглар, ата-аналар һәм балалар арасында үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле системасын төзү турында сөйләде, бу өлкәдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Фотолар һәм мәгълүмат - Мөслим районының "Балачак навигаторлары" сәхифәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев