Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Апрель – кошлар ае

Шул уңайдан мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә

Һәр елны бөтен планета 1 апрельдә Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу вакыйгага 1906 елда кошларны саклау турында Халыкара Конвенция имзалану нигез сала.

Традиция буенча бу вакытта, канатлы кошларны көтеп, сыерчык оялары эленә. Россия кошларны саклау берлеге 1996 елда «Язгы кошлар көне» үткәрү инициативасы белән чыкты. Бу - россиялеләрнең игътибарын кошларга, аларның төрлелегенә һәм матурлыгына, шулай ук канатлы кошлар дөньясына ярдәм итәргә җәлеп итү өчен иң яхшы мөмкинлекләрнең берсе.

Апрель – "кош" ае, кошларның кышлау урыннарыннан оя кору өчен күпләп очып килү вакыты. Бу уңайдан Мөслим урта мәктәбенең 8в сыйныфы укучылары. география укытучысы Р.Хаҗиев, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе А.Хафизова, биология укытучысы И.Сәфәргалина белән берлектә мәктәп яны территориясендәге агачларга сыерчык оялары элеп куйганнар.

Шулай ук бүген, табигать фәннәре атналыгы кысаларында, 8б сыйныфы укучылары өчен "Кошлар - безнең дуслар" дип исемләнгән интеллектуаль уен узды.

Бу чараны оештыруда үзәк китапханә хезмәткәрләре дә зур ярдәм күрсәтте. Укучылар кошлар дөньясы, аларның төрләре, яшәү үзенчәлекләре һәм кешеләргә файдасы турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.

Уен барышында укучылар үзләренең белемнәрен тикшерү мөмкинлеге алдылар, шулай ук командада эшләү күнекмәләрен ныгыттылар. Әлеге чара укучыларда табигатькә сак караш тәрбияләүгә, кошларны яратырга һәм сакларга өндәде.

Фотолар - Мөслим урта мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев