Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Форумда катнаштылар

Казан шәһәренең «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында рус теле һәм әдәбияты укытучылары Форумы узды.

 «Адымнар - белем һәм татулыкка юл" дәүләт автоном гомуми белем бирү учреждениесе полилингваль комплексы базасында рус теле, әдәбияты, гомуми белем бирү фәннәре буенча предмет комиссияләре рәисләрен җәлеп итеп, Татарстан Республикасы рус теле һәм әдәбияты укытучылары Форумы узды.
Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм федераль төп гомуми белем бирү программасын кертү шартларында рус теле һәм әдәбияты уку предметлары буенча эш программаларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында  чыгыш тыңланды.
Шулай ук 2023 ел нәтиҗәләрен анализлау нигезендә укучыларны 2024 елда рус теле буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү үзенчәлекләре, 2024 елда контроль үлчәү материалларының структурасы һәм эчтәлеге, аерым биремнәрне үтәү үзенчәлекләре каралды.
Форумда рус теле һәм әдәбияты буенча мәгприф идарәсе методисты Лариса Арсланова, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Чулпан Хәйруллина, рус теле һәм әдәбияты укытучылары Чулпан Әхмәтшина һәм Ольга  Макарова катнашты.

Фото - мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев