24 майда “Безнең йөрәктә Җиңү датасы яши!” конкурсы финалы узды
Конкурста барлыгы 104 эш катнашты
24 май көнне Лаеш районының Никольское авылында республикакүләм "Безнең йөрәктә Җиңү датасы яши!" исемле конкурска йомгак ясалды.
"Конкурста барлыгы 104 эш катнашты. Жюри әгъзалары сайлап алган иң яхшы 17 эш арасыннан Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Талипова Гөлназның эше дә призга лаек булды.
Шулай ук фестивальнең осталар мәйданчыгында Гөлназ Рәсим кызы келәм чигү буенча мастер-класс та күрсәтте", - дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбеннән.
Фотолар - сәнгать мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев