24 май көнне Баек төп мәктәбенең 9 сыйныф чыгарылыш сыйныф укучысы Гаяз Хәмәдишин өчен кыңгырауның чыңлап торган, әмма моңсу тавышы яңгырады
Мәктәп директоры Айгөл Мадьярова, дулкынланган укытучылар, әти-әниләр һәм сөекле әбиләр Гаязны мәктәпне тәмамлавы белән котладылар
Мәктәп директоры Айгөл Мадьярова, дулкынланган укытучылар, әти-әниләр һәм сөекле әбиләр Гаязны мәктәпне тәмамлавы белән котладылар. Беренче сыйныфны тәмамлаган нәниләр аңа балачакның бер өлешен һәрвакыт саклавын һәм туган мәктәбен онытмавын теләделәр.
Гаяз белән бергә уку елын уңышлы тәмамлаган 18 укучы һәм Баек мәктәбендәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче 7 бала да кунаклардан җылы сүзләр, киңәшләр һәм котлаулар гына түгел, ә күп итеп бүләкләр дә алдылар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илгиз Зиннуров районы башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Баек авыл җирлеге башлыгы Марат Фәхерлегаянов балаларны бу матур вакыйга белән котлап, үз бүләкләрен тапшырды.
Фото – Баек мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев