21 майда Бөтенроссия ата-аналар комитетының IV утырышы узды
Биредә ата-аналар бергәлеге инициативалары бәйгесенең икенче сезонына йомгак ясалды
Үз инициативаларын гамәлгә ашыру өчен акчалата премия Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 1015 ата-аналар комитетына, шул исәптән Татарстаннан 28 мәктәпкә биреләчәк.
РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә 2 миллион сумга кадәр категориядә премияне «Друзья, Отчизне посвятим души прекрасные порывы» комплекслы проектын тормышка ашыру өчен Мөслим лицее алачак.
Шулай ук 200 меңнән 500 мең сумга кадәр премияләр категориясендә П.Днепров исемендәге Рус Шуган төп мәктәбе җиңү яулады.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз! Бу акчаларга ата-аналар комитетлары район мәктәпләрендә патриотизмны үстерү буенча проектлар оештырырга ниятли.
Фотолар - район мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев