Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Мәгариф

2030 елга тарих буенча БДИда телдән тапшыру өлеше барлыкка киләчәк

Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев хәбәр иткәнчә, 9 нчы сыйныф өчен мондый имтихан инде 2028 елда штат режимына керәчәк.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) 2030 елга тарих буенча бердәм дәүләт имтиханына телдән тапшырыла торган өлешне кертергә исәп тота. Бу хакта ведомство җитәкчесе Анзор Музаев сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Түрә сүзләренчә, хәзерге вакытта кайбер гуманитар предметлардан имтиханның телдән тапшырыла торган өлеше модельләрен эшләү башлана.

9 нчы сыйныфта тарих буенча имтиханда телдән тапшыру моделе барлыкка килә, ул 2028 елда штат режимына керәчәк. Димәк, без беренче чиратта тарихны предмет буларак караячакбыз, анда бу блок беренчеләрдән булып барлыкка килергә тиеш. Ориентир – 2030 елга, - дип аңлатты Мусаев.

Шул ук вакытта бердәм дәүләт имтиханында телдән тапшырыла торган өлеш белән тулыландырылачак предмет, мөгаен, әдәбият булыр, дип ачыклык кертте ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tarixtan-berdam-daulat-imtixanynda-teldan-tapsyru-olese-barlykka-kilacak-5927121

Фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев