2026 елның 15 февралендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтелә
Бөек татар шагыйренең мирасын саклау максатыннан, Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган чаралар уза
Чара барышында укучылар шагыйрь тормышыннан, аның катлаулы балачак һәм яшүсмер елларыннан, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактлар, аның ничек сугышуы, әсирлеккә эләгүе һәм аның исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» исемле автобиографик шигырьләр китабы, аның өчен Муса Җәлилнең Ленин премиясенә лаек булуы турында белделәр.
Театр сәнгате бүлеге укытучысы Ләйсән Равил кызы балалар өчен шигърият сәгате үткәрде. Ул шагыйрьнең якты, кызыклы, әмма шул ук вакытта авыр һәм фаҗигале язмышы турында сөйләде.
Балалар шагыйрьнең тирән эчтәлекле шигырьләрен укыдылар. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар, аның гаилә фотолары белән танышырга мөмкин.
Фото – Мөслим балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев