Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыгыз!

Таныш булыйк!

Лениза Вагыйзова район хастаханәсенең балалар бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшли.

Лениза – Әмәкәй авылы кызы. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә медицина училищесында укый.
– Безнең чорда югары белем алу бик сирәкләргә генә эләкте. Кызыбыз шәфкать туташы булам дигәч, берсүзсез риза булдык. Бик теләп, яратып укыды Лениза. Кайткан саен: “Сезне дә дәвалармын әле!” – дип әйтә иде. Өч елдан артык укып, Минзәлә һәм Мөслим хастаханәләрендә практика узды. Укуын тәмамлагач, “туган якка әйләнеп кайтам, читтә калмыйм” дигән иде, сүзендә торды, – дип искә ала әнисе Әнисә апа.
1991 елда яшь белгеч район хастаханәсенә эшкә кайта һәм балалар бүлегендә эшли башлый. Әлеге бүлектә эшләвенә 31 ел булган. Шуның тугыз елы – бүлекнең өлкән шәфкать туташы булып. Эшкә кайткач ул булачак тормыш иптәше Нәсыйх белән таныша. Ашыгыч ярдәм бүлегендә шофер булып эшләүче егет кызга бер күрүдә гашыйк була. 
– Кечкенә чакта бар белгән уеныбыз “укытучы апалы” һәм “врачлы” иде. Балачак хыялым чынга ашты. Әнием авырып китсә дә, туган-тумачага ярдәм кирәк булса да, укол ясыйсы, система куясы булса да үзем башкарам. Күршеләр дә мөрәҗәгать итә, дуслар да. Ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире борганым юк, – ди Лениза Вагыйзова.
Намуслы хезмәте өчен райондашыбыз ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты, район башлыгының, район үзәк хастаханәсенең Мактау грамотлары белән бүләкләнгән.
Лениза Вагыйзова спортта, үзешчән сәнгатьтә дә сынатмый. Бии дә, җырлый да, спортның волейбол, йөгерү кебек төрләрендә гел беренче ул. Булганнан бар да була дип, нәкъ менә Лениза Вагыйзова кебекләр турында әйтәләрдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев