Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Таныш булыгыз!

Эшкә сөенеп килә

Ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшерлары авыруга беренче ярдәм күрсәтә. Кайберләре эш-гамәлләре белән түгел, җылы сүзләре белән дә дәвалый. Шундыйларның берсе – өлкән фельдшер Гөлфирә Сабирова 33 ел район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли.

Гөлфирә апа – Олы Чакмак авылы кызы. Мәктәпне тәмамлагач, укуын Лениногорск медицина училищесында дәвам итә. Диплом алгач, райондашыбызны юллама белән Әлмәт районына эшкә җибәрәләр.

– Практиканы Мөслим районы хастаханәсендә үткәч, шунда эшлисем килде. Терапия бүлегендә табиб Әсгать Гафуров, шәфкать туташы Альбина Шәмсетдинова кул астында тәҗрибә тупладым, сайлаган һөнәремнең нечкәлекләренә төшендем. 

Гөлфирә апа башта Мөслим хастаханәсенең балалар бүлегендә эшли. Эчкерсезлеге, ярдәмчеллеге белән өлкән коллегаларының хөрмәтен яулый. Алты айдан соң Гөлфирәне ашыгыч ярдәм бүлегенә күчерәләр. Фельдшер белгечлеге алган кыз һөнәренә тугры калып, райондашларыбызга 33 ел беренче ярдәм күрсәтә.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 16 февраль санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев