Тәкъдимнәр

Кая барырга, нәрсә эшләргә?

Яңа ел ялларында кая барырга, нәрсә эшләргә? Укучыларыбыз фикерләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

 Рузинә, Мөслим:

– Мөслимебез елдан-ел матурлана. Һәр ел фасылында ул үзенчәлекле, кабатланмас. Яңа ел алдыннан  аеруча купшылана, матурлана. Менә шул гүзәллекне күреп калыр өчен барлык район халкын Мөслимгә чакырам. Теләгән кешегә башка район - шәһәрләргә дә бару мөмкинлеге бар хәзер. Үзеңнең автомобилеңә яисә автобуска утыр да берәр шәһәргә юл тот.  Андагы матурлык белән хозурланып, ел буена җитәрлек уңай эмоцияләр җыеп кайт. 

 


Нет комментариев