Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Урманнарга керсәң...

Урманга якын юлларда тизлек режимын саклауга аерым игътибар бирергә кирәк.

Үрчү чорында пошилар юлга еш чыга. Ана поши артыннан йөгергәндә, ата поши уяулыгын югалтып һәлакәткә эләгергә мөмкин. Хайваннар ярсыган һәм агрессив була. Шуңа күрә бу чорда пошилардан сакланырга кирәк, ди белгечләр. 

Поши әйләнә-тирәне тавышлар аша кабул итә. Ул ерактан начар күрә. Машина күреп, кискен хәрәкәт ясау сәбәпле фаҗига туарга мөмкин. Күпчелек очракта хайваннар һәлак була, машиналар җитди зыян күрә.

– Пошилар, гадәттә, май аенда юлга килеп чыга. Тик соңгы елларда бу җәнлекләрне башка фасылларда да очратырга мөмкин. Май аенда поши балаларын мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Йөгереп алҗыган яшь пошлилар юлга чыга. Юлда поши очраганда, туктарга һәм авария сигналын кабызырга кирәк. Шул рәвешле башка шоферларны да кисәтә аласыз. Беркайчан да пошига сигнал бирергә ярамый, ул куркып машинага сикерергә мөмкин, – ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.

Каршыга йөгереп чыккан яисә бәрелгән җәнлеккә тап булганда, бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына хәбәр итәргә кирәк, ди баш аучы. 

Фото - Татар-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 5 апрель санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев