Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Табигать һәм без

Татарстанда “Чыршы” операциясе бара.

Урманнарны саклау – безнең уртак бурычыбыз.

Яңа ел алдыннан үткәрелүче чара “Экологик иминлек” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

– Оператив-профилактик чара 15 декабрьдә башланды. Урманнарны саклауга юнәлдерелгән ведомствоара рейд 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Операция барышында ылыслы яшь урманнар өстенлек иткән участокларда патруль көчәйтелгән формада эшли. Дәүләт урман инспекторлары һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашындагы мобиль төркемнәр тәүлек әйләнәсе диярлек эш алып бара. Халыктан җаваплы булуларын сорыйбыз. Яңа ел чыршыларын махсус сәүдә нокталарыннан, тиешле документлар белән генә алырга киңәш итәбез, – ди Мөслим урманчылыгы җитәкчесе Рәфил Асылгәрәев.

Чыршыларны законсыз кискән өчен административ җаваплылык каралган. Гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына. Урман хуҗалыгы министрлыгы кисәтүенчә, гаеплеләр, штрафтан тыш, урманга китергән зыянны да капларга тиеш.

– Урманнарны саклау – безнең уртак бурычыбыз. Табигатькә сакчыл караш күрсәтсәк, җир-анабыз да тыныч, әйләнә-тирәбез дә матур булыр, – ди урманчы Феликс Кинарский. – Урманга килгән зыян дигәндә, компенсация суммасы индивидуаль исәпләнә һәм ул агач токымына, аның үсү урынына һәм урманнарны яклау категориясенә бәйле. Табигатькә килгән зыян 5 мең сумнан артык дип бәяләнсә, хокук бозучыга РФ Җинаятьләр кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы яный. Закон бозу очраклары турында 8-843-221-37-95 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.

Законсыз агач кисүчеләрне ачыклау максатында урманчылар көн дә рейдка чыга. Рәфил Асылгәрәев сүзләренә караганда, закон бозучылар кими, хәзер күпчелек ясалма чыршы куюны кулай күрә.

– Штраф түләгәнче, ясалма чыршы алу яхшырак. Күпме чыршы, нарат агачлары бәйрәм чорында әрәм була. Безнең ихата алдында чыршылар үсә, ел да шуларны бизибез. Бизәлгән чыршы барыбызны да балачакка алып кайтып, Яңа ел могҗизасына ышанырга мәҗбүр итсә дә, урманга барып, чыршы кисеп, күңелсезлекләргә тарымасагыз иде! – ди Миләүшә Гәрәева.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев