Салкын чишмәгә – яңа гомер
Нарат Асты авылында күп еллар җир астында яшеренеп яткан Салкын чишмә табылды.
17 июль көнне Нарат Асты авылында Салкын чишмә коесын ачу тантанасы узды. Чара милли гореф-гадәтләр белән үрелеп барды. Биредә яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласы тәкъдим ителде. Бәйрәмгә аерым ямьне районыбызның «Сүнмәс дәрт» ветераннар клубы өстәде. Алар башкарган халык җырлары чараны ихлас хисләр белән баетты.
Бу коеның тарихы бик кызыклы. Чынлыкта ул – янәдән табылган чишмә.
Нарат Асты авылы тирәсендә, Ык елгасының борынгы үзәнендә урнашкан вак күлләр шактый. Аларның күбесе җәйге челләдә саега яки бөтенләй кибә. Әмма кайберләре һәрвакыт суын саклый. Димәк, аларны җир асты чишмәләре туендыра. Өлкәннәр сөйләвенчә, авылның Мәлләтамак ягыннан керә торган очында элек-электән чишмә булган. Авыл тарихын өйрәнгән мәгариф ветераны Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, архив документларын барлаганда, әлеге күлнең элек Салкын чишмә күле дип аталганын ачыклый. Димәк, бу күлне, һичшиксез, элек-электән чишмә туендырып торган.
Авыл тарихының әлеге сәхифәсе бирегә кайтып төпләнгән Мөнир Ситдыйков, Ринат Хафизов һәм Альберт Латыйповка тынгы бирми.
– Әйдә, казып карыйбыз, эзләп табабыз, – дигән уй аларны саваплы эшкә берләштерә.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 31 июль саныннан укыгыз.
Фото: Гөлназ Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев