Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Кошлар ярдәм көтә

Салкыннар җиткәч бөҗәкләрнең күпчелеге һәлак була яки кышкы йокыга тала. Шуңа күрә кошлар әкренләп орлык һәм җимеш уңышы белән туклынуга күчәргә мәҗбүр. Кышлаучы кошларга ярдәм итүнең төп сәбәбе шуннан гыйбарәт.

Кошлар алдан ияләшсен өчен, җимлекләрне ноябрь аенда куя башлыйлар. Кошларны ашатуны әле бик үк салкын булмаганда, декабрь аенда ук башларга мөмкин. Ашатуның төп чорында, ягъни декабрь ахырыннан февраль ахырына кадәр, җимлекләргә җимне көн саен салырга кирәк. Ашатуны март уртасы яки март ахырына кадәр, бөҗәкләр уянганчы дәвам итәргә мөмкин. Җимлекләргә даими рәвештә җим өстәп тору кирәклеген онытмаска кирәк.

Бакчада кошлар күбрәк булган саен җәен кешеләр бөҗәкләрнең күплегеннән азрак җәфа чигәчәк. Кошларны җәлеп итәр өчен, гап-гади җимлек элү зарур. «Канатлы дусларны» кунакка дәшү алдыннан нинди кошларны һәм күпме күләмдә җәлеп итәргә, нинди ризык бирергә теләвегез турында уйланырга һәм шуннан чыгып җим сайларга кирәк.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев