Байбакларны саныйлар
Исәпкә алу эше 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Исәпкә алу эше 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аучылар хайваннарның санын яшәү урыннарына карап билгеләячәк.
– Исәпкә алу визуаль ысул белән алып барыла, яшь һәм карт җәнлекләр исәпкә алына. Байбакларның иң зур колонияләре республиканың көньяк-көнчыгышында: Лениногорск, Баулы, Азнакай һәм Ютазы районнарында тупланган. Колонияләрне инвентаризацияләү генә түгел, яңа формалашканнарын да табу мөһим. Байбакларның яңа колонияләре, аларның урнашу урыннары һәм якынча саны турындагы мәгълүмат җитди контрольдә булачак, – ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.
Байбаклар үлән белән туклана. Шунысы кызганыч: халык хуҗалыгына бернинди зыян салмаучы җәнлекләрне кыйммәтле саналучы май алу өчен аулыйлар. Байбакларның саны елдан-ел кими.
– Мөслим районында байбаклар Иске Чакмак, Рус Шуган, Ташлыяр авылларында яши. Районда 100гә якын байбак исәпләнә. Байбак – сары-коңгырт төстәге далада яшәүче җанвар. Озынлыгы 60-70 сантиметр, авырлыгы 10 килограммга кадәр була. Алар үзләренә лаеклы яшәү шартлары тәэмин итәр өчен күп көч куя. Байбакларның 5-15 резиденциясе бар. Һәр куышта байбакларның икенче юллары, йокы камералары, юыну-чистарыну һәм бала тудыру йортлары була. Берничә яшерен керү һәм чыгу юллары булуын да исәпкә алсаң, байбакның зирәк һәм алдан күреп эш итүче акыллы хайван булуына инанасың. Аның өненә дошман үтеп керсә, ул тупикка эләгергә мөмкин: байбак капкыннар ясый. Байбаклар яңгыратып сызгыра. Шул рәвешле алар бер-берсе белән аралаша. Аю кебек байбаклар да кышын йокыга тала. Байбакларның уянуы көннәрнең җылытуын күрсәтә. Быел бу хайваннар иртәрәк уянды, – ди Владимир Муринов.
Флүн Вилданов фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 19 июнь саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев