Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзәк урамнарны грейдер белән чистарталар

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты райондашларыбызга грейдер эттереп киткән карны кире юлга чыгармасыннар иде, дип мөрәҗәгать итә. Тискәре очракта төзекләндерү кагыйдәләре буенча мондый кешеләргә карата административ беркетмә төзелеп, 2000-3000 сум күләмендә штраф салыначак. Оешма-предприятие һәм кибет аллары һәрчак кардан арындрылган булырга тиеш. Бу хакта шулай ук төзекләндерү кагыйдәләре пунктларында язылган....

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты райондашларыбызга грейдер эттереп киткән карны кире юлга чыгармасыннар иде, дип мөрәҗәгать итә. Тискәре очракта төзекләндерү кагыйдәләре буенча мондый кешеләргә карата административ беркетмә төзелеп, 2000-3000 сум күләмендә штраф салыначак. Оешма-предприятие һәм кибет аллары һәрчак кардан арындрылган булырга тиеш. Бу хакта шулай ук төзекләндерү кагыйдәләре пунктларында язылган. Җитешсезлекләр табылган очракта җаваплы һәм юридик затларга 15 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесенең район үзәге урамнарын чистартуда роле зур. Бүгенге көндә предприятиенең 3 эшчесе роторлы кар аттыргыч ярдәмендә үзәк урам, Пушкин скверы һәм мемориаль комплексны кардан арындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев